news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илүсә Хуҗина Россиянең аз санлы халыклары катнашында мәдәни проект булдыруны тәкъдим иткән

Проектны Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова хуплаган.

Илүсә Хуҗина Россиянең аз санлы халыклары катнашында мәдәни проект булдыруны тәкъдим иткән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның яшь җырчысы Илүсә Хуҗина Улан-Удэда узган “Ак ай” (“Белый месяц”) Халыкара эстрада җыры конкурсында Россиянең аз санлы халыклары белән аралашканнан соң, алар белән берлектә мәдәни проект булдыруны тәкъдим иткән. Бу хакта ул “Татар-информ”га сөйләде.

Җырчы сүзләренчә, конкурста Россия регионнары да катнашкан, ул кече халыклар белән күрешү урыны булган. “Миңа Тыва, Бурятия конкурсантлары белән аралашырга туры килде. Нигә Россиянең аз санлы халыклары җыелышып, мәдәни проект ясамаска әле, дигән сорау туды бездә”, - ди ул.

“Без берләшеп, бер-беребезнең җырларын өйрәнеп, шәһәрләрдә чыгыш ясарга телибез. Беренчедән, үзебезнең мәдәниятебез белән таныштырачакбыз, икенчедән, мондый чаралар “мәдәният палитра”сы булыр иде”, - дип саный Илүсә Хуҗина.

Илүсә Хуҗина Аржан исемле Тыва кызы белән танышкан. “Без мәдәни яктан уртаклыклар эзләргә тырыштык. Сөйләшеп утырганда, туган тел бетү турында сүз кузгатылды. Минем аз санлы халыклар белән сөйләшкән юк иде. Шунда мин бу мәсьәләнең Россиянең гомум проблемасы икәнен аңладым”, - диде ул.

“Мәдәни проект идеясе кызык, әмма ул финанс мәсьәләсенә барып тоташа. Бу турыда мин Мәдәният министры Ирада Әюповага сөйләдем, ул: “Бу бик шәп булыр иде”, - дип хуплады. Татарстан ягыннан көч биреп торсалар да, безне җыеп торучы музыкаль продюсер яисә сәнгать җитәкчесе кирәк дип уйлыйм. Аны җырчылар гына ерып чыга алмый”, - диде җырчы.

Илүсә Хуҗина Россиянең аз санлы халыкларының мәдәни проектын күмәк эш булуын әйтте. “Монда һәрберебезнең тырышлыгы керергә тиеш”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100