news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илүсә Хуҗина: Кайда гына булсам да, татар җырын яңгыратам

Аксёнов йортында җырчы Илүсә Хуҗина һəм пианист Юлия Әхмәтдинованың хәйрия концерты үтте.

Илүсә Хуҗина: Кайда гына булсам да, татар җырын яңгыратам
Михаил Захаров

(Казан, 22 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казан шәһәренең Василий Аксёнов йортында яшь җырчы Илүсә Хуҗина һəм пианист Юлия Әхмәтдинованың хәйрия концерты оештырылды. Концертта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе дə тамаша кылып кайтты.

Концерт программасында чит ил композиторлары Ференц Лист, Вольфганг Амадей Моцарт, Джузеппе Вердиның, татар композиторы Эльмир Низамовның әсәрләре яңгырады.

Әйтергə кирәк, тамашачылар арасында җырчының иҗатташ дуслары, туганнары һəм укытучылары да бар иде. Мөгаллимнәр арасында Клара Хәйретдинова, Венера Гәрәева, Екатерина Болотнова булды.

Концертмейстер Юлия Әхмәтдинова үзе генə дə Клод Дебюссиның "Баллада" әсәрен рояльдə уйнады.

"Кайда гына булсам да, татар җырын яңгыратам", - дип белдерде Илүсә Хуҗина. Ул татар халык җыры "Әллүки"не башкарды.

Хәйрия концертында җыелган барлык акчалар Балалар Республика клиник хастаханәсенең онкобүлегенә - "Игелекле кешеләр шәһәре" фондына тапшырылачак.

Әйтергə кирәк, әлеге фонд яман шештән авырган балаларга ярдәм күрсəтү белəн шөгыльләнә. Аның җитәкчесе Гөлнара Җәләлетдинова сүзләре буенча, артистлар талантларын игелекле эшкә дә багышлый. "Шунысы куандыра: безнең музыкантлар, артистлар үзләренең сәләтен танылыр өчен генə түгел, ә яхшы, игелекле эшләр башкару өчен дә багышлый. Илүсә безнең бүлектә үзенең коллегалары белән бер генә тапкыр булмады.

Беләсезме, артистлар куйган концертлар безнең авыру балаларны начар уйлардан, авыртудан, аларның әнилəрен куркудан бүлдереп тора. Аларның шатлануларын күрсәгез! Бәялəп бетергесез. Бүгенге хәйрия концерты өчен дə Илүсәгә һəм Юлиягә чиксез рәхмәтлемен. Алар үзләреннəн балаларга ярдәм итәр өчен зур өлеш керттелəр", - диде Гөлнара Җәләлетдинова.

"Чыннан да, безнең концерт авыру балаларга көч, ярдәм илһам биреп торса, мин бик шатмын! Әз генə финанс ярдәме булса, аларның кечкенә генə булса да хыялы тормышка аша алыр иде", - дип сөйләде Илүсә Хуҗина.

Теләгән һəркем акчалата ярдәмен махсус куелган тартмачыкка сала барды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100