news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җиләкле алан»да йөз гектардан артык мәйданда кура җиләге, кара җиләк, карлыган үстерәләр

Биш ел эчендә «Җиләкле алан» директоры Илдар Ситдиков җиләк-җимеш үсентеләре мәйданын 2 гектардан 115 гектарга кадәр җиткергән.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). «Җиләкле алан»да йөз гектардан артык мәйданда кура җиләге, кара җиләк, бакча җиләге, кара карлыган үстерәләр. Биш ел эчендә «Җиләкле алан» ҖЧҖ директоры Илдар Ситдиков җиләк-җимеш үсентеләре мәйданын 2 гектардан 115 гектарга кадәр җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Җиләкле алан» ҖЧҖ 2012 елның мартында теркәлгән. «Ул чакта без ике гектарда итальян технологиясе белән җиләк утырткан иде, ә 2013 елда мәйданны 5,5 гектарга кадәр арттырдык. Аннары хуҗалыкка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп киттеләр», – дип сөйләгән Илдар Ситдиков.

Бүгенге көндә эшмәкәр 30 га мәйданда җиләк, 15 гектарда - кура җиләге һәм 70 га мәйданда кара карлыган үстерә. Илдар Ситдиков сүзләренә караганда, җиләкләргә ихтыяҗ шактый зур. «Кура җиләген, кара җиләкне һәм бакча җиләген пленка белән ябып үстерү яхшырак, шулай иткәндә, аларның вегетация срогы арта һәм тискәре һава шартларыннан да яхшы саклана, - дип сөйләгән эшмәкәр. - Барлык культуралар үзенчә кызыклы һәм халыкка кирәк, әмма, мәсәлән, кара карлыганны үстерү һәрьяклы технология куллануны таләп итә, барлык операцияләр - утырту, карау һәм җыю - механикалаштырылган юл белән эшләнә. Уңдырышлылык гектардан 14 тоннага кадәр. Плантация утыртканның икенче елында ук уңыш бирә башлый, ә уңышны 15 елга кадәр җыярга була. Шул ук вакытта корткычлар да күпкә аз була, бу исә продукциянең экологик чисталыгын арттыра. Иң мөһиме - плантацияне 100 гектарга кадәр утыртырга мөмкин, кырларны эшкәртүне, уңыш җыюны бик аз сандагы кешеләр белән дә башкарып чыгып була». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100