news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәя үсү акрыная

Бәя үсү, июньнең беренче атнасында – 0,18 процентка, май башыннан 0,25 процентка акрынайган.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрылыгы белдергәнчә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәя үсү акрынайды һәм бу тенденция алдагы айларда да дәвам итәчәк. Бу хакта министрлыкның "2017 елның май аена инфляция картинасы" мониторингында җиткерелә, дип хәбәр итә РИА-Новости.

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәя үсү темпының көтелгәнчә кимүе күзәтелде һәм бу алдагы айларда да дәвам итәр дип фаразлана. Атналык мәгълүматлар буенча, уртача бәя үсү, июньнең беренче атнасында 0,18 процентка, май башыннан 0,25 процентка акрынайган, дип белдерелә. 

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең кыйммәтләнүенә шактый зур өлешне, апрель һәм май айларында бәрәңгегә һәм яшелчәләргә (кыяр һәм помидордан башка яшелчәләр) –  30,7 һәм 21,6 процентка кадәр бәя арту кертте. Узган айның динамикасы саклануга берничә фактор тәэсир итә: беренчедән, азык-төлек запасының аз булуы, икенче яктан, яз салкын килү сәбәпле, иртә өлгерә торган уңышның түбән булуы.

news_right_1
news_right_2
news_bot