news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ил халкының өчтән ике өлеше Россия белән горурлана

«Левада үзәге» тарафыннан 24-28 ноябрь көннәрендә үткәрелгән сораштыруда 48 төбәктәге 137 торак пунктта яшәүче 1,6 мең кеше катнашкан.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Ил халкының 67 проценты Россия белән горурлана. Россиялеләрнең дүртән бере (26 процент) капма-каршы хисләр кичерә. Моннан дүрт ел элек әлеге күрсәткечләр 53 һәм 40 процент тәшкил иткән, дип яза «Известия».

Респондетнтларның 72 проценты Россияне бөек держава дип санаса, 22 проценты моның киресен әйтә.

Сораштыруда катнашучыларның 46 проценты Ватанга мәхәббәтне - «ил тарихы»на, 39 проценты үзләре «туып үскән урын»га бәйли.

«Мин яши торган ил» позициясенең әһәмияте исә 10 процентка кимегән, ди «Левада үзәге» социологлары.

Респондентларның 64 проценты рус халкының дөнья тарихында тоткан аерым ролен билгеләп үтә. Бу – сораштыру тарихындагы иң югары күрсәткеч. 1992 елда ул 13 процент тирәсе тәшкил иткән.

«Левада үзәге» тарафыннан 24-28 ноябрь көннәрендә үткәрелгән сораштыруда 48 төбәктәге 137 торак пунктта яшәүче 1,6 мең кеше катнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100