Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җил-давыл йорт түбәләрен җимергән, агачларны аударган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Татарстанда көчле җил аркасында җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр турында хәбәрләр килгән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Казанда һәм республиканың берничә районында, шул исәптән Әлки үзәк район хастаханәсендә, 10 бинаның түбәсе җимерелгән. Моннан тыш, Чаллыда 3 күп фатирлы йортның тышлыгы зыян күргән һәм 42 агач ауган, 18 автомобильгә зыян килгән.
Менделеевскида җил аркасында тукталышка зыян килгән һәм 28 яшьлек кыз җәрәхәтләнгән. Ул хастаханәгә озатылган.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, көчле җил Татарстан территориясендә 27 апрель 21:00 сәгатькә кадәр сакланачак, җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз