news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Илһам" яшь иҗатчылар бәйгесендә Гран-при яулаучы билгеле булды

Бәйгене республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге оештыра.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Илһам" яшь иҗатчылар бәйгесендә Гран-при яулаучы билгеле булды. Бу бүләккә Азнакайның 8 нче номерлы мәктәп укучысы Инзилә Хөсәенова лаек дип табылды.

Аңа бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов тапшырды. Тантана бу минутларда Казанның "Баскет хол" спорт комплексында бара. Бәйгене исә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге оештыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot