news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Вәлиев Казанда классик концерт бирә

Классик концертны "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, "Алтын битлек" театр премиясе лауреаты Илһам Вәлиев үзенең Казан концертын Нәҗип Җиһановның "Җәлил" операсыннан Җәлил ариясе белән башлап җибәрде.

"Илһам Вәлиевнең бүгенге Җәлил ариясе Казан концерты өчен әзерләнде", - ди концертны оештыручы Рифат Фәттахов.

Искәртеп үтәбез, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куелган "Җәлил" операсында Җәлил ролен Әхмәт Агади башкара.

Башкорт дәүләт опера театры солисты Илһам Вәлиевнең классик концерты Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бара. Концертны Татарстан Президенты ярдәме белән Рәшит Ваһапов фонды оештырды.

Илһам Вәлиев үз җырларын Анна Гөлишәмбарова җитәчелегендәге "Яңа музыка" оркестрына кушылып башкара. Илһамны сәхнәдә Ваһапов фестивале лауреаты Илүсә Хужина алыштырды - ул итальян операларыннан үз арияләрен тәкъдим итте.

Тамаша залында рәсми затлардан Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Халык шагыйре, Ваһапов фондының Кайгыртучылар советы рәисе Разил Вәлиев, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстанның финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм башкалар бар. Халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, татар опера сәнгатенә хезмәт иткән танылган җырчылар Рафаэль Сәхәбиев, Мөнир Якупов, Кариев театрының легендасы Нуриәхмәт Сафиннар концерт тыңлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100