news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Вәлиев: Безнең алда Илһам Шакировның эшчәнлеген дәвам итү бурычы тора

Җырчы фикеренчә, «Илһамнан — Илһамга» концерты — Илһам Шакиров мирасын саклауның бер алымы.

Илһам Вәлиев: Безнең алда Илһам Шакировның эшчәнлеген дәвам итү бурычы тора
"Татар-информ" архивы

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев халык җырчысы Илһам Шакировның эшчәнлеге дәвам ителергә тиеш дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Илһамнан-Илһамга» концерты уңаеннан оештырылган очрашу вакытында сөйләде.

«Без, хәзерге җырчылар, Илһам Шакировның дәвамчысы булырга тиешбез дип саныйм. Халык дөрес аңласын иде: концертта Илһам Шакировны кабатлап, аны уздырырга җыенмыйбыз. Аның җырларын киләчәк буынга җиткерергә телибез. Без, яшьләр, Илһам аганы хөрмәт итәбез, аның җырларын тыңлап үстек. Үзебез аңлаганча җырларын җиткерәсебез килә. Без аның эшчәнлеген дәвам итәргә бурычлы», — диде ул.

Илһам Вәлиев сүзләренчә, талантлы егет-кызлар булганда, Илһам Шакиров репертуарын горурланып башкарырга мөмкинлек туа. Ул Илһам Шакировны тарихыбызның, халкыбызның җыр сәнгатендәге базасын тәшкил итүен әйтте. Икенче декабрьдә узачак концертта Ваһапов фестивале лауреатларыннан Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә катнашачак.

«Безнең алда Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү бурычы тора. Урам исеме бирү, элмә такталар һ.б. ачылу дәвам итәчәк. Шулай да, тагын бер алым бар — аның иҗатын яшәтү, мирасын юкка чыгармау. Концерт шул максаттан чыгып та тамашачыга файдалы булыр дип уйлыйм. Илһам абыйның җырларын киләчәк буын дәвам итә икән, бу аның үлемсезлеген тәэмин итүнең бер алымы», — диде проектның продюсеры Рифат Фәттахов. 

Рифат Фәттахов Илһам Вәлиевның башкаруын залдан тыңлау да зур мәктәп булуын искәртте. «Илһам белән бергә җырлау — зур имтихан. Беренче адымнарын ясаучы артистларыбызга ул дулкынландыргыч мизгел. Программада бары тик Илһам Шакиров репертуары гына булачак. Илһам Вәлиев быел Илһам Шакиров исемендәге премиягә кандидат та булып тора», — дип сөйләде ул.

«Илһам абый әсәрләре профессиональ дәрәҗәдә башкарылып, тамашачыларыбызга җан сихәте булыр дип өметләнәбез. Никадәр авыр булса да, безгә сәнгатьне туктатырга ярамый. Сәнгатьнең төп формуласы: йөрәктән — йөрәккә. Әлеге концерт аша без Илһам Шакировка хөрмәтебезне, мәхәббәтебезне белдерәбез. Илһам Вәлиевнең фестивальнең дәрәҗәсен тәэмин итүдә роле зур», — диде Рифат Фәттахов.

Концертка саклану чаралары белән килү сорала. «Тамашачылар битлекләр кияргә тиеш була, социаль ара калдырып утырачаклар. Халыкның саны чикле булачак — зал бары тик 30 процентка гына тулачак. Максатыбыз — тамашачыбызны җыеп, сыйфатлы концерт бирү. Концертта „Казан нуры“ халык уен кораллары оркестры катнаша. Концертлар күп булды, әмма бер җырчының да Илһам Шакировка багышлап концерт биргәне юк иде», — ди ул.

«Илһам абыйның җырларын башкару өчен бер кич җитми, ул өч-дүрт концертка сузылырга мөмкин. Мин исә үземнең тавышка туры килгән җырларны сайлап алдым. „Идел буе каеннары“, „Нигъмәт җыры“, „Менәргә иде Урал тауларына“, „Ромашкалар“, „Җәй айлары“, „Батырҗан ариясе“ кебек әсәрләр яңгыраячак. Халыкны кызыксындырыр өчен, берничәсен дуэт итеп җырлап карарга исәп бар», — дип әйтте Илһам Вәлиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100