Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илһам Вәлиев: “Без - район башлыклары - балаларыбыз алга таба юл ярсын өчен тырышабыз”
Балык Бистәсендә былтыр яңа гына ачылган Мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ этабы узды.
(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Үткән ел «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-приена Балык Бистәсе районының “Рапсодия” бию коллективы лаек булган иде. Быел да зональ турда район үзенең зур җиңүләргә әзер икәнлеген күрсәтте, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.
Балык Бистәсендә былтыр яңа гына ачылган Мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ этабы узды. Гала-концертны Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев ачып, «Созвездие-Йолдызлык» фестивален зур проект дип атады. “Бу Минтимер Шәрипович башлап җибәргән һәм Рөстәм Нургалиевич дәвам итә торган эш. Без, район башлыклары, балаларыбыз яхшы чыгыш ясасыннар һәм алга таба юл ярсыннар өчен тырышабыз, - диде ул. – Республика ярдәме белән салынган Мәдәният йорты бу фестиваль өчен матур бер мәйданга әверелде”.
Балык Бистәсенә үз иҗатын күрсәтергә Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч һәм Балык Бистәсе делегацияләре килгән иде. Катнашучылар өч номинация – вокал, хореография һәм конферанс буенча көч сынаштылар. Кастингта 1000нән артык кеше катнашып, өч көндә 362 номер каралды. Ә гала-конецертта тамашачыга 29 иң яхшы номер тәкъдим ителде.
Катнашучыларны һәм тамашачыны бәйрәм белән Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова котлады. Ул фестивальнең озын гомерле булуы район җитәкчелегенең һәм яшь талантларның әти-әниләре тырышлыгы булуын билгеләп үтте. “Фестивальнең һәр җиңүчесе Җир шарының теләсә кайсы сәхнәсендә лаеклы чыгыш ясый алырлык. «Созвездия-Йолдызлык»ның дәрәҗәсе шундый», - диде ул.
Балык Бистәсендәге сайлап алу туры – быел сайлап алу турларының җиденче. Ул инде Казанда, Баулыда, Түбән Камада, Чаллыда, Актанышта һәм Нурлатта узды. Алда – Әтнә, Буа һәм Яшел Үзән.
Фестивальнең суперфиналы Казанда 9 -14 апрель көннәрендә була. Йомгаклау концерты 14 апрельдә - «Уникс»та һәм 22 апрельдә «Пирамида»да булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз