Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка Россия Диния нәзарәтенең медале тапшырылды
Рәсми кәгазьне Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин имзалаган.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең «Казанышлары өчен» медале тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин имзалаган рәсми кәгазьдә: «Татар халкының милли традицияләрен һәм рухи байлыкны саклауга һәм пропагандалауга керткән өлеше, шулай ук татар халкының легендар җырчысы Илһам Гыйлметдин улы Шакиров иҗатын киң пропагандалаганы өчен Илһам Хаҗиевка Россия мөселманнарының „Казанышлары өчен“ медале белән бүләкләргә», — диелгән.
«Илһам абыйга озак еллар күңелем кушканча ярдәм иттем. Бу гамәлем табигый иде. Аның кебек шәхеснең ышанычын яулау, аклау сәнгатьне яраткан һәркемнең хыялы булгандыр. Ул бәхет миңа елмайды. Тыйнак хезмәтемә шундый зур бәя бирүләре өчен зур рәхмәт», — ди Илһам Хаҗиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз