Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илһам Шакировның туган көн концерты – фольклор ансамбленең бөек җырчыга рәхмәте иде
Концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтте.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илһам Шакировның 83 яшьлек туган көн концерты Татарстан Республикасы фольклор дәүләт ансамбленең үз оештыручысына рәхмәт сүзе булып яңгырады. Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткән «Кара урман аша...» дип аталган концерт программасы Фольклор ансамбленең “Олы юл әйтте...” циклыннан чираттагы концерт иде.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы фольклор дәүләт ансамбле Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның идеясе һәм тырышлыгы белән ачылган музыкаль коллектив. Аның җитәкчесе итеп Айдар Фәйзрахмановны Илһам Шакиров үзе чакырган. Ул чакта – 1992 – 2011 елларда Илһам Шакиров филармониянең сәнгать җитәкчесе вазыйфаларын башкарган. Аннары аңа алмашка Айдар Фәйзрахманов килгән.
Кичәге концерт коллективның остазы алдында “отчет” концерты, ягъни, ирешелгән уңышларын халыкка тәкъдим итүе, бөек җырчыга ихтирамы билгесе булды.
Концерт программасында коллектив репертуарыннан таныш җырлар яңгырады. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” инструменталь ансамбленә, Ильяс Камалның виолончеленә һәм Екатерина Коврикованың фортепианосына кушылып, Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов, Халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә Прокофьева, Азат Кәримов, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илшат Сибагатуллин башкарды.
“Олы юл әйтте...” циклының үзенчәлеге – шигырьнең җыр белән үрелеп баруы. Шигырьләрен Айдар Фәйзрахманов үзе укыды.
Илһам Шакировның гомер һәм иҗат юлын ачып бирергә омтылган видеорәт – проектның уңышы. Композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләрен, Илһам Шакировның видеоязмадагы җырларын тамашачы алкышларга күмде.
“Илһам Шакиров үзе монда булмаса да, ул яныбызда кебек. Ул Хаҗиевлар гаиләсе карамагында тыныч-матур гомер кичерә”, - диде концерт азагында Айдар Фәйзрахманов.
Концерт тулы залда үтте, программаны “Татар-информ” онлайн күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз