news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакировның туган көн кичәсе – “Татар-информ”да онлайн-трансляция

15 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт була.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Илһам Шакировның туган көне - соңгы унбиш елда Филармониянең какшамас традициясенә әверелгән мәдәни чара – быел да 15 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үткәрелә. Бу хакта филармониянең матбугат үзәге хәбәр итә.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көн кичәсе төрле елларда төрле форматларда оештырылды. Бөек җырчы үзе катнашкан концертлар да, залда тамашачы булып үз хөрмәтенә җырлы котлаулар кабул итеп узганнары да бар.

Илһам агага 82 яшь тулуга багышланган быелгы концертта «Мирас» инструменталь ансамбле, Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов, Фердинанд Фәтхи, Резидә Галимова, Рөстәм Закиров, Нәфкатъ Нигъмәтуллин; Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Раяз Фасыйхов, Филюс Каһиров, Бәширә Насыйрова, җырчылар Айгөл Хәйри, Вадим Захаров, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Аршак Алтунян катнаша. Концертны Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова алып бара.

Программада: татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре, инструменталь музыка.

Башлана – 18.30.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган концертны “Татар-информ” онлайн трансляцияләргә ниятли. Туган көн кичәсен карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/34/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100