news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакировны соңгы юлга озаткан вакытта Казан үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Хушлашу чарасы Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында була.

Илһам Шакировны соңгы юлга озаткан вакытта Казан үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 гыйнварда, татар җыры легендасы Илһам Шакиров белән хушлашу чарасы булу сәбәпле, Казан үзәгендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Хушлашу чарасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында 9 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр дәвам итә. Шунда ук 11 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр гражданлык җеназасы оештырыла. Җеназа намазы җомга намазыннан соң Мәрҗани мәчетендә уза. Артистны Яңа Татар зиратында җирлиләр.

6.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Горький урамыннан Зур Кызыл урамына кадәрге арада Пушкин урамы, Жуковский урамыннан Лобачевский урамына кадәрге арада Карл Маркс урамы һәм Зур Кызыл урамыннан Дзержинский урамына кадәрге арада Театр урамы ябылып тора.

Моннан тыш, шул ук вакытта Яңа Татар зираты районында – Холмовая урамыннан алып Магистраль урамына кадәр Юл-Урам урамында транспорт хәрәкәте чикләнә. Чикләүләр җәмәгать транспорты маршрутларына кагылмый.

Шушы ук вакытта Зур Кызыл урамыннан Дзержинский урамына кадәрге арада Театр урамында, Карл Маркс урамыннан Зур Кызыл урамына кадәр Пушкин урамында,  Пушкин урамыннан алып Театр урамына кадәр Карл Маркс урамында һәм Холмоваядан Магистраль урамына кадәр Юл-Урам урамында,  Татарстан урамыннан Фатих Кәрим урамына кадәр Мәрҗани урамында парковка чикләнә. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты җиткерә.

  • ТАССР һәм РСФСРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров 16 гыйнварда озак авырудан соң 84нче яшендә булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100