news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакировның Әлфия Авзалова вафаты турындагы хәбәрне ничек кабул иткәне билгеле

Бүген 84 яшендә каты авырудан соң татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова вафат булды.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы тапкыр 2016 елның 19 июлендә Илһам абыйның өендә очрашканнар.

“Мин бу очрашуны оештыруны үземнең бурычым дип санадым. Әлфия апа кызлары Зөлфия һәм Гүзәл белән килделәр. Ниндидер җитди сөйләшүләр түгел, ә күрешеп, күңелле итеп җырлашып утыру иде бу. Илһам абый җырлап җибәрә, Әлфия апа кушыла... Бик күңелле очрашу булган иде, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Илһам абыйның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев. – Икесе дә туксанга таба бара бит инде. Исән килеш соңгы очрашу булганын сизенгәннәрдер. Шулай да сөйләшә алганда телефоннан да аралашып тордылар”.

“Бүген төнге 3ләрдә кызы Зөлфия белән сөйләштек. Иртәнге 6ларда Илһам абыйга Әлфия апаның вафаты турында әйттем. “Нишлисең инде, энекәш”, – дип бик озак уйланып утырды”, – дип дәвам итте Илһам Шакировның ярдәмчесе.

Ул Илһам абый Шакиров исеменнән Әлфия Авзалованың туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуын җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова каты авырудан соң 84 яшендә вафат булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100