news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакировны караган Илһам Хаҗиевка Мәдәният министрлыгы рәхмәт белдерде

Бүген Илһам Шакировка багышланган традицион концерт җырчының вафатыннан соң беренче тапкыр уза.

Илһам Шакировны караган Илһам Хаҗиевка Мәдәният министрлыгы рәхмәт белдерде
Владимир Васильев

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Мәрхүм җырчы Илһам Шакировны караган Илһам Хаҗиевка Татарстан Мәдәният министрлыгы рәхмәт белдерде. Шушы минутларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр, легендар җырчы Илһам Шакировны искә алу концерты бара. 

"Илһамият – Илһамга" дип аталган чарада Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады. Ул озак еллар җырчыны тәрбияләп, көнкүрешендә ярдәм иткән Илһам Хаҗиевка рәхмәт сүзләрен ирештерде. "Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт", - диде ул.

  • Илһам Шакировның туган көненә багышланган концертлар – Татар филармониясенең традицион концертлары – 2002 елдан башлап җырчының нәкъ туган көнендә үткәрелә. Легендар татар җырчысы туган көненә нәкъ бер ай кала арабыздан китте. Бүген аңа 84 яшь тулган булыр иде.

Концерт Илһам Шакиров турында язылган истәлекле видеоязмалар белән бара. Экранда легендар шәхеснең беренче тапкыр сәхнәгә чыккан еллары, тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосүрәтләр күрсәтелә. Чарада җырчы белән бер чорда иҗат иткән җырчылар, артистлар катнаша. 

Җырчы истәлегенә багышланган концертта Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, җырчы Ярамир Низаметдинов, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева да бар. 

Сәхнәдә шулай ук Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның халык артисты Лена Бичарина, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясады. Легендар җырчы репертуарындагы танылган җырлар башкарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100