news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакировны искә алырга Аксёнов скверына килүчеләр "Идел буе каеннарын" җырлады

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган көне уңаеннан оештырылган кичәдә артистлар ачык һавада чыгыш ясады.

Илһам Шакировны искә алырга Аксёнов скверына килүчеләр "Идел буе каеннарын" җырлады
Абдул Фархан

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Гөлия Хәсбиуллина). Бүген казанлылар Аксёнов скверында Илһам Шакиров туган көненә багышланган чарага җыелды. Концерт ахырында бар кешегә дә "Идел буе каеннары" җырының сүзләрен өләштеләр һәм алар бергәләп җырлады.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган көне уңаеннан оештырылган искә алу кичәсендә артистлар ачык һавада җырлады. "Илһам Шакировны хөрмәтләп, шунда ук бу чарада катнашырга ризалаштык," - диде "Ямьле" төркеменнән Алинә Даутова.

Җырчылар тамашачылар янына чыгып, бергә биеп тә алды. Лилия Хәйруллина белән култыклашып биегән Якуб Мусин "Мондый яшьләр булганда, киләчәгебез бар," - дигән фикердә. Ул үзе дә Илһам Шакиров белән таныш булган, "Менә җырчылар янында ишек ачылып тора иде, шул ишектән Илһам Шакиров үзе чыгар кебек тоелды," - диде ул.

Кичәне Илһам Шакиров белән 28 ел концертлар куйган гармунчы Рөстәм Вәлиевнең улы Ислам Вәлиев алып барды. "Мәҗлесләр алып барырга туры килсә дә, бу юлы каушадым. Әти Илһам абый белән бик күп еллар эшләде. Әти концертлар куеп кайткач та Илһам абыйның җырларын тыңлап утыра иде, алар миңа кечкенәдән сеңеп калган," - ди ул.

Кичәне Мәдәният идәрәсе белән берлектә Парклар һәм скверлар дирекциясе оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100