Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илһам Шакировка багышланган җеназа намазын Мәрҗани мәчетендә Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды
Бөек җырчыны соңгы юлга озатырга дип мәчеткә бик күп халык килгән иде.
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Әл-Мәрҗани Җәмигъ” мәчетендә Илһам Шакировка багышланган җеназа намазын укыды.
“Без бүген Илһам Шакировның җеназа намазына җыелдык. Кешенең никадәр бөек булуы аның хәтта шушы намазга күпме халык килүеннән дә күренә”, – диде Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Илһам Шакировны соңгы юлга озатырга дип мәчеткә бик күп халык килгән. Алар арасыннан дин әһелләреннән - Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, баш казый Җәлил Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин, мөфтинең уку-укыту буенча урынбасары Рафик Мөхәммәтшин да катнашты.
Килгән халык арасында күренекле җырчылар, театр артистлары да бар иде.
- Татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров бүген Яңа татар бистәсе зиратының үзәк юлында җирләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз