news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров вафатыннан соң интернетта аның шәхесенә игътибар 22 тапкырга арткан

Яндекс.Вордстат мәгълүматлары буенча, интернетта Илһам Шакиров репертуарыннан “Кара урман” җыры иң еш сорала.

Илһам Шакиров вафатыннан соң интернетта аның шәхесенә игътибар 22 тапкырга арткан
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчы Илһам Шакиров вафатыннан соң интернетта аның җырлары һәм шәхесенә карата игътибар арткан. Интернетта гозерләрне туплаучы Яндекс.Вордстат сервисы мәгълүматлары моны раслый.

  • Җырчы Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында озакка сузылган каты авырудан вафат булды. Аңа 84 яшь иде.

Яндекс.Вордстат күрсәткәнчә, интернет кулланучылары 2017 елның февраль аенда 750 тапкыр Яндекстан “песни Ильхама Шакирова” дип эзләгән. 2018 елны февральдә шундый ук 1062 сорау булган. 2019 елның февраль аенда исә, ягъни җырчы вафатыннан соң, бу күрсәткеч 2406 булган.

“Илһам Шакиров җырлары” дип 2017 елның февралендә - 100, 2018 елның шул ук аенда - 144, 2019 елның шул периодында 267 тапкыр эзләгәннәр. Димәк, интернетта җырчы иҗатына игътибар уртача ике тапкырга арткан.

Яндекс.Вордстат мәгълүматлары буенча, интернетта Илһам Шакиров репертуарыннан “Кара урман” җыры иң еш сорала. Икенче урында “Син сазыңны уйнадың”, өченче урында “Сандугач” җыры.

Җырчы вафатынан соң аның шәхесенә дә җәмәгатьчелек игътибары арткан. Яндекс.Вордстат гозерләр санының 22 тапкырга артуын күрсәтә. 2018 елда Яндекста “Ильхам Шакиров” дип 3989 тапкыр соралган булса, 2019 елның гыйнварында бу күрсәткеч 86917 тәшкил итә. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100