news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров вафатына бәйле Казахстан татарлары кайгы уртаклаша

Татар җәмәгатьчелеге бүген Илһам Шакировны соңгы юлга озатты.

Илһам Шакиров вафатына бәйле Казахстан татарлары кайгы уртаклаша
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Казахстан татарлары бөек җырчы Илһам Шакиров вафатына бәйле Татарстанга кайгы уртаклашкан хатлар юллыйлар. Казахстан Республикасы Татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге һәм Алматы шәһәре татар мәдәният үзәге әгъзалары бөек татар җырчысын зурлаган сүзләрен җәмәгатьчелеккә “Татар-информ” аша җиткерә.

“Милләтебезнең асыл улы, татар халкының кабатланмас бөек җырчысы Илһам Шакировның вафат булуы татар, башкорт халкы өчен генә түгел, бөтен мөселман дөньясы өчен зур югалту. Илһам табигатьтә сирәк була торган тембрлы кабатланмас тавышы белән татар халык җырларын, тирән эчтәлекле моңга төреп, йөрәкләргә үтеп керерлек аһәң белән башкарып бөтен дөньяга таратты”, - дип язылган беренче хатта.

Хатка кул куйган үзәк активистлары - Үзәк рәисе Турсун Габитов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Равил Гозәеров, шулай ук Мөнир Ерзин, Рәүф Гәрәев Алматы шәһәрендә яшәгән татар халкы һәм Алматы шәһәре татар мәдәният үзәге әгъзалары исеменнән мәрхүмнең туганнары һәм халкыбызның тирән кайгысын уртаклашалар.

Икенче хат Казахстан Республикасы Татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгеннән килгән.

“Атаклы сандугачыбыз Илһам абыйның - халкыбызның гаҗәеп зур сәләткә ия булган улының вафатына чын күңелдән кайгырабыз. Ул бар гомерен милләткә багышлады – совет вакытыннан башлап һәр төбәктә яшәгән татарларны бер халык итеп саклады, безне берләштергән җырчы булды. Алматы татарлары исеменнән Р.Гыйззәтуллин, И Вафин, А.Газизов, П.Шәрипова”, диелгән кайгынамәдә.

  • Татар җәмәгатьчелеге бүген Илһам Шакировны соңгы юлга озатты. Бәхилләшү мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Хушлашу чарасының рәсми өлешендә РФ мәдәният министры, Үзбәкстан, Казахстан республикалары мәдәният министрлары, Азәрбәйҗаннан килгән кайгы уртаклашу хатлары укылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100