Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илһам Шакиров вафаты сәбәпле Россия мәдәният министры телеграмма юллаган
Татар җәмәгатьчелеге бөек татар җырчысы белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында бәхилләште.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөек татар җырчысы Илһам Шакиров вафат булу сәбәпле, Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган. Телеграмманы бөек җырчы белән бәхилләшү мәрасимендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев укыды.
“Татар милли мәдәнияте тарихының якты битләрен язган бөек җырчы, сирәк талантка ия музыкант дөньядан китте. Илһам Шакировның иҗатын яратучылар аның гаҗәеп матур тавышын, ихласлыгыгын, фидакарьлеген югары бәяли”, - дип язылган кайганамәдә.
Министр Илһам Шакировның иҗат юлы Татар дәүләт филармониясе белән бәйле булуын ассызыклап узган. Телеграммада нәкъ менә филармония сәхнәсендә халык мәхәббәтен яулавы әйтелгән.
Васил Шәйхразиев Азәрбәйҗанның халык артисты Полад Бүлбүл огл, Казахстанның мәдәният һәм спорт министры Арсланбек Мөхәммәдиулы, Үзбәкстанның мәдәният министры Бәхтияр Сәйфуллаевтан килгән кайгынамәләрне дә укыды.
Татар җәмәгатьчелеге бөек татар җырчысы белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында бәхилләште. Бәхилләшү мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз