news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров урынына мин калдым - Ренат Ибраһимов

Р. Ваһапов исемендәге Яшь башкаручылар конкурсының жюри рәисе итеп быел дөньякүләм танылган җырчы Ренат Ибраһимов билгеләнде.

Илһам Шакиров урынына мин калдым - Ренат Ибраһимов
Александр Эшкинин

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Озак еллар Илһам ага Шакиров җитәкләгән Ваһапов исемендәге фестивальнең Яшь башкаручылар конкурсына мине чакырдылар. Бу зур дәрәҗә, Илһам абый ял итсен, безгә эшне дәвам итәргә кирәк, диде бүген Халыклар дуслыгы йортында оештырылган Р. Ваһапов исемендәге Яшь башкаручылар конкурсы башланыр алдыннан Мәскәүдән килгән җырчы, Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов.

«Татарстанда мондый дәрәҗәдә конкурслар оештыру бик кирәк. Кемдер әйткән иде Татарстанда профессиональ җырчылар саны 1 меңгә тула икән, минем уйлавымча, Россиядә дә бу кадәр профессиональ җырчы юк. Бу җәһәттән эш яхшы бара, сөенергә кирәк. Шәхсән үзем дә заманында бик күп конкурсларда катнашканым булды. Консерваториядә укыганда да, укуымны тәмамлагач та халыкара бәйгеләрдә еш катнашырга насыйп булды. Сәхнәгә чыгарга ашкынучылар өчен конкурсларда чыныгу бик кирәк. Үзенә күрә олы иҗатка зур сикереш шикелле», - диде Р. Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсының жюри рәисе.

Быелгы жюри төркемендә: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаббарова, Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты, педагог Венера Гәрәева, Россия һәм Татарстанның халык җырчысы Венера Ганиева,  Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Резеда Әхиярова, Татарстанның халык җырчысы Зөһрә Сәхәбиева һ.б.эшли. Күп еллар дәвамында конкурсның жюри рәисе булган Илһам Шакиров быел да Ваһапов фестиваленнән читтә калмый. Конкурсның мактаулы  рәисе булып торачак.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Казандагы Халыклар дуслыгы йортында Р. Ваһапов исемендәге ХIII  татар җыры фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсының II этабы уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100