Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илһам Шакиров исемендәге премиягә дәгъва кылучыларны бәяләячәк жюри исемлеге билгеле
Комиссиянең рәисе — ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, рәиснең урынбасары ТР мәдәният министры Ирада Әюпова булачак.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва кылучы җырчыларга кемнәр бәя бирәчәге мәгълүм. Жюри исемлеген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин атады.
Комиссиянең рәисе — ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, рәис урынбасары ТР мәдәният министры Ирада Әюпова булачак.
Жюрида композитор Риф Гатауллин, Салават Фәтхетдинов, Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Илһам Шакировның туганы Руфия Зарипова бар.
«Бәя бирү объектив булсын өчен, ике баскычлы булачак. Башта министрлыктагы эксперт төркем бөтен заявкаларын тикшереп чыга, аннары алар сайланып, комиссиягә эләгәчәк», — диде Дамир Натфуллин. Аның сүзләренчә, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә катнаша алсын өчен, онлайн режим каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз