news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров 11 ел элек Ваһапов фестивален саклап калган

2008 елда фестивальнең эшчәнлеге туктап калу ихтималында булган.

Илһам Шакиров 11 ел элек Ваһапов фестивален саклап калган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең генераль продюсеры Рифат Фәттахов Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров ярдәм итмәсә, фестивальнең эшчәнлеге туктап кала язганын әйтте. Бу хакта ул “Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында сөйләде.

“2008 елда фестивальнең авыр чоры булды, бәлки, фестиваль туктап та калган булыр иде. Мин Илһам абыйга бардым. Ваһаповның йөз еллыгы иде. Илһам абый беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. “Сине тыңламаса, мине тыңлар”, - диде һәм аңа шәхсән үзе кулдан хат язды. Шуннан авыр хәлдән чыктык”, - диде продюсер.

Продюсер сүзләренчә, Рәшит Ваһаповның бөеклеген, зурлыгын аңа беренче аңлаткан кеше нәкъ Илһам Шакиров булган. “Ваһапов фестивале сакланып калуында Илһам Шакиров роль уйнады. Ул иң беренче көннән башлап җырчы буларак мөмкинлеге булган кадәр фестивальдә катнаша килде”, - ди ул.

“Фестивальне саклап калуда Илһам абый оештыручы буларак зур өлеш кертте. Аннары ул жюри рәисе дә булды. Бик күп лауреатларыбыз зур сәхнәгә менгәндә Илһам абыйдан хәер-фатыйха алды. Илһам абый соңгы көнгәчә яшьләребезгә, фестивальгә игътибар бирде”, - диде ул.

Рифат Фәттахов фикеренчә, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Рәнис Габбазов Илһам Шакиров белән очрашуда булган иң соңгы яшь җырчылар. “Ул бик тә тарихи очрашу булды. Илһам абый аларны җырлатып карады, ник аз җырчы булуын сорады”, - диде ул.

“Илһам Шакировка да игътибар булырга тиеш, чыннан да, безнең бөекләребезгә игътибар җитми. Ярар, Илһам абыйның якташлары молодцы, Тукайның да туган ягына игътибар бар. Ә менә Салих Сәйдәшевнең туган ягын белүче кеше дә юк. Хәтта кайда туганын да белмиләр. Бәлки, бөек татар шәхесләренең туган ягы дигән дәүләт программасы да кирәктер?” – диде Рифат Фәттахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100