news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Гомәров татарлар һәрвакыт көнкүрештә музыка сәнгатен киң кулланган дип саный

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме моны тарихтагы фактлар раслый, - ди.

Илһам Гомәров татарлар һәрвакыт көнкүрештә музыка сәнгатен киң кулланган дип саный
архив/Султан Исхаков
(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). XIX гасыр азагында татарлар музыканы көнкүрештә киң кулланган. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров "Татарстан" радиосына шулай дип белдерде.
 
Аның фикеренчә, Ислам дине каршы булганлыктан, татар халкында музыка тыңлау булмаган, дигән сүз белән килешү дөрес түгел. 
 
"Тарихи фактлар шуны күрсәтә: XIX гасыр азагында татарлар музыканы көнкүрешләрендә кулланган. Әйтик, ул чорларда, бигрәк тә бай гаиләләрдә барлыкка килгән музыкаль шкатулкалар булган. Әмма аларда татар җырлары, татар көйләре язылмаган була", - диде Илһам Гомәров. 
 
Пластинкаларда һәм шкатулкаларда рус җырлары гына яздырылганлыктан, татар осталары милли көйләрне яздыру буенча үзләре бу эшкә алына. Мисал өчен, Гыйләҗетдин Сәйфуллин татар көйләре язылган тәлинкәләр чыгара башлый. 
 
Тарихчылар фикеренчә, ул шуный 600дән артык тәлинкә чыгара. Институтның Мирасханә фондларында шуларның яртысы диярлек саклана. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100