news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Гомәров Болгар чорында язылган "Зөһрәт әр-рийаз" әсәре киләчәктә өйрәнеләчәген әйтте

"Урта гасырларда мөселман галимнәре бу авторитетлы китаптан файдаланган", - диде галим.

Илһам Гомәров Болгар чорында язылган "Зөһрәт әр-рийаз" әсәре киләчәктә өйрәнеләчәген әйтте
Рамиль Гали/архив

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров Болгар шагыйре Сөләйман бине Давыд әс-Саксини әс-Сувари язган “Зөһрәт әр-рийаз” әсәре киләчәктә фәнни өйрәнү өчен тәкъдим ителәчәген әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Болгар чорында иҗат иткән Сөләйман бине Давыд әс-Саксини әс-Суваринең “Зөһрәт әр-рийаз” әсәре XII гасырның I яртысында язылган, еллар дәвамында бөтен мөселман дөньясына таралган. Урта гасырларда мөселман галимнәре бу авторитетлы китаптан файдаланган", - диде ул.

"Әмма, ни кызганыч, бу әсәр билгеле булса да (ул хакта Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. галимнәребез язсалар да), ул текст буларак өйрәнелмәгән. Шундый әсәр бар икәне билгеле, әмма аның тексты юк", - дип аңлатты Илһам Гомәров.

Галим бу әсәрне дә өйрәнеп, китап итеп бастырып чыгарып, аны фәнни әйләнешкә тәкъдим итү нияте барлыгын әйтте. "Мондый текстлар шактый күп. Аларны матбугатта чыгарырга кирәк", - диде ул.

"Без татар халкының борынгы һәм урта гасырлардагы мирасын барлау, билгеле булмаган текстларны яисә билгеле булып та, нәшер ителмәгәннәрен фәнни яктан өйрәнеп, аларны фәнни әйләнешкә кертү белән шөгыльләнәбез", - диде галим.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100