Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар һәм шагыйрьләр конкурсы игълан ителде
Нәтиҗәләр ясау 2022 елның апрель аеның соңгы ункөнлегенә планлаштырылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар «Илһам» бөтенроссия конкурсының зона этаплары башлана. Конкурс Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырыла.
Зона этаплары 17-23 мартта Чаллыда, Чистайда, Казанда, Арчада, Әлмәттә узачак. Конкурс «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Конкурска барлыгы 747 эш тәкъдим ителгән, шуларның 19 ы — Россия Федерациясенең башка субъектларыннан.
Нәтиҗәләр ясау 2022 елның апрель аеның соңгы ункөнлегенә планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз