news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадның өч тармагында айлык уртача хезмәт хакы 200 мең сумнан арткан

Россия икътисадының өч тармагында айлык уртача хезмәт хакы 200 мең сумнан артып киткән. Бу хакта Росстатның быелның июлендә җыйган мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости яза.

Росстат мәгълүматлары буенча, финанс һәм иминият өлкәсендә хезмәт хакы 200 мең сумнан артык, монда белгечләр якынча 222 мең ала, шулай ук тәмәке сәнәгате һәм нефть газы өлкәсендә эшләүчеләр 206 һәм 200 мең сум ала.

Тулаем алганда, икътисадта айлык уртача хезмәт хакы 99,3 мең сум булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot