news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Икътисадка дүрт млн кеше җитмәячәк»: булачак һөнәрне ничек сайларга?

Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныфлар имтиханнарга әзерләнгән чор. Тиздән аларга һөнәр сайларга туры киләчәк. Бүген хезмәт базарында нинди белгечләргә ихтыяҗ зур? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шул сорауга җавап эзләде.

«Икътисадка дүрт млн кеше җитмәячәк»: булачак һөнәрне ничек сайларга?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә төрле өлкәләргә караган белгечләргә кытлык кимендә 2030 елга кадәр сакланачак дип фаразлана. Шуннан соң хезмәт базарына яңа буын вәкилләре аяк басар дип көтелә.

Ә алдагы беш елда илнең икътисадына якынча дүрт миллион кеше җитмәскә мөмкин. «Бу – эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләрнең игъланнарын урнаштыра торган hh.ru интернет-платформасы белән «Яков и Партнеры» мөстәкыйль консалтинг компаниясе үткәргән тикшеренүләр күрсәткән сан», – дип белдерде hh.ru «Поволжье» хезмәте директоры Альбина Солтанова.

Ул быелның беренче кварталында иң күбе нинди вакансияләр тәкъдим ителүен әйтте. «Эш бирүчеләр табиб, хисапчы, сату буенча менеджер, инженер-конструктор һәм инженер-проектлаучыларны, шулай ук кибет администраторы, шәфкать туташлары эзли. Сәүдә, медицина, җитештерү өлкәләрендә һәрвакыт кеше кирәк. Шуңа күрә киләчәктә дә андый вакансияләр исемлекнең башында торачак», – диде Альбина Солтанова.

SuperJob компаниясенең яшь белгечләр белән эшләү буенча вице-президенты Әмир Сараков та бүген хезмәт базарында квалификацияле эшчеләр, машина йөртүчеләр, сатучылар һәм кассирларга ихтыяҗ зур булуын искәртте.

Казанның Мәшгульлек үзәгендә хәбәр итүләренчә, 2025 елда тәкъдим ителгән вакансияләр исемлегендә инженер-конструкторлар, техник һәм гамәли фәннәр белгечләренә ихтыяҗ өстенлек итә. Чөнки элек читтән кайтартылган кайбер продукцияләрне үзебездә җитештерү бурычы куелган. «Бүген сәнәгать, төзелеш, сәламәтлек саклау, белем бирү, транспорт тармакларында кадрларга кытлык зур. Мәгълүмати технологияләр белгечләренә дә ихтыяҗ артачак кына», – дип билгеләп үттеләр Мәшгульлек үзәгенең матбугат хезмәтендә.

Хезмәт базарының ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә быелдан республикада гамәлгә ашырыла башлаган «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәм итәргә тиеш. Аның кысаларында хезмәт базары өчен кирәкле белгечлекләргә яңадан укыту, кешеләргә үз эшләрен ачарга булышу, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү (һ.б.) кебек чаралар күреләчәк.

Казанның Мәшгульлек үзәге хезмәт базарында киләсе биш-ун елда өстенлекле юнәлешләрне атады. Алар – мәгълүмати технологияләр, экология, медицина, инженерия, белем бирү һәм финанслар.

Булачак һөнәрне ничек сайларга?

1. Мәктәптә яраткан фәннәр була – гуманитар яки техник фәннәр – шул юнәлешне сайларга мөмкин;

2. Кешенең кайсы өлкәдәге һөнәрләргә күңеле ятканын, сәләте барлыгын ачыклый торган тестлар үтәргә була;

3. Кызыксынган һөнәр белән якыннанрак танышырга кирәк;

4. Уку йортларында үткәрелә торган «Ачык ишекләр көне»ндә катнашып, уку шартлары белән танышып кайтырга киңәш ителә;

5. Хезмәт базарындагы иң актуаль вакансияләр белән кызыксынырга, киләчәктә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ артачагын белешергә кирәк.

Наталья Рыбакова, tatar-inform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100