Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисади үсеш министрлыгы: Россиядә инфляция 10,11 процентка кадәр тизләнде
Россиядә еллык инфляция 2025 елның 18-24 мартында бер атна элек булган 10,08 процент күрсәткеченнән 10,11 процентка кадәр арткан. Бу хакта РФ Икътисади үсеш министрлыгы материалларына сылтама белән «ТАСС» хәбәр итә.
Министрлык мәгълүматларына караганда, 18 марттан 24 мартка кадәр хисап атнасында инфляция 0,12 процент тәшкил иткән. Азык-төлек товарлары 0,22 процентка, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр 0,53 процентка, ә калган продуктлар 0,19 процентка кыйммәтләнгән. Азык-төлек булмаган товарлар сегментында бәяләр элеккеге дәрәҗәдә калган, электр һәм көнкүреш приборларына бәяләр кимү дәвам иткән. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр 0,13 процентка арткан.
Хәзерге вакытта инфляция югары дәрәҗәдә булуга карамастан, Икътисади үсеш министрлыгы инфляция 2025 елда 4,5 процентка кадәр кимиячәк, ә 2026-2027 елларда 4 процент дәрәҗәсендә тотрыклыланачак, дип фаразлый. Әмма элегрәк икътисади үсеш министры Максим Решетников инфляция 7-8 процент дәрәҗәсендә булу ихтималын раслады. Бу Үзәк банк фаразына туры килә. Министрлыкның соңгы төгәл бәяләве мартта үзгәртеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз