news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисади форумда Казан кулъязма Коръәннән аятьләр күрсәтелде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумының пленар утырышы ачылышында «Фәтх» («Җиңү») сүрәсенең 1-3 аятьләрен ун кыйраәт буенча укыды. Хәзрәт аятьләрне укыган вакытта утырышта катнашучыларга тәүге тапкыр бу аятьләрне Казан кулъязма Мүсхәфнең (Коръәннең) битләреннән күрсәттеләр. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

«Кулъязма Коръән, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан, 2022 елда языла башлаган иде. Бүгенге көнгә 30 җүзнең 20се инде язылган. Сәхнәдән билгеләп үтелгәнчә, «бу башлангыч Россиянең ислам дөньясының зур өлеше булуын күрсәтә: моны бай дини мирас һәм уникаль фәнни мәктәпләр, шул исәптән каллиграфик мәктәпләр раслый», – диелә хәбәрдә.

  • 14-19 майда Татарстан башкаласында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы оештырыла. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия эшли. KazanForum - 2024 Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан ул федераль статус алды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100