news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы: Яңа елга барыннан да ныграк салат өчен продуктлар җыелмасы кыйммәтләнәк

Икътисадчы: Яңа елга барыннан да ныграк салат өчен продуктлар җыелмасы кыйммәтләнәк
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Яңа ел өстәленә ала торган продуктларның бәясе бәйрәм алдыннан 10-15 процентка артачак. «Татар-информ»га бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары, икътисад фәннәре докторы Леонид Холод сөйләде.

«Яңа ел өстәленә иң кирәкле продуктлар ел саен 10-15 процентка кыйммәтләнә. Бу бөтен дөньяда күзәтелә торган гадәти бәйрәм алды динамикасы», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Аның фикеренчә, иң ныгы «салат җыелмасы» – борчак, колбаса һәм салат өчен кирәкле башка продуктлар кыйммәтләнәчәк.

«Каз яки үрдәк Яңа ел өстәле өчен иң кыйммәтле ризык булачак», – дип өстәде белгеч.

Шул ук вакытта дуңгыз һәм куян итенә бәяләр артмаячак.

«Алар (дуңгыз һәм куян – Т-и. иск.) артык кыйммәтләнмәячәк, чөнки бу итнең бәясе болай да бик югары. Мәсәлән, дуңгыз ите килограммы өчен 1,5 мең сум тирәсе тора», - дип йомгаклады сүзен икътисадчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot