news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы Яңа ел алдыннан тимер юлга билет бәяләренең 7 процентка кыйммәтләнүен әйтте

Россиядә Яңа ел алдыннан тимер юл транспортына билетлар 5-7 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. «Татар-информ» хәбәрчесенә мондый фаразны икътисадчы, яңа җәмгыять институтының сәяси икътисади тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Василий Колташов җиткерде.

«Россиядә тарифларны индексацияләү елына ике тапкыр үткәрелә. Бу индексация шул исәптән Россия тимер юллары сәясәтендә дә чагыла. Билетлар 5-7 процентка күтәрелергә мөмкин. Бу Яңа ел алдыннан көтелә», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, татарстанлылар поездда сәяхәт иткәндә акчаны янга калдыра ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot