news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы Яңа ел алдыннан кайбер продуктларның кыйммәтләнүе турында кисәтте

Икътисадчы Яңа ел алдыннан кайбер продуктларның кыйммәтләнүе турында кисәтте
Фото: © «Татар-информ»

Яңа елга мандариннар, әфлисуннар һәм башка экзотик җимешләр кыйммәтләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га икътисадчы Василий Колташов хәбәр итте.

«Тулаем алганда чит ил җиләк-җимешләре, мәсәлән, мандариннар, әфлисуннар, грушалар һәм башка экзотик товарлар кыйммәтләнә. Тарифлар һәм ягулык бәясе артуны исәпкә алып, үзебезнең продуктлар да, мәсәлән, ит, сөт балык продукцияләре дә арта. Шулай ук сезон тәмамлану сәбәпле яшелчәләргә бәяләр артуы көтелә», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул санап үтелгән товарларга бәяләр доллар курсының үзгәрүенә пропорциональ рәвештә үсәчәк, дип өстәде. Шулай ук бәягә транспорт чыгымнарын да керә, дип йомгаклады Колташов.

Элегрәк финанс аналитиклары һәм риск- менеджерлар гильдиясенең күзәтүчеләр советы әгъзасы Александр Разуваев доллар курсы 100 сумга кадәр үсәчәк, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot