news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы үзмәшгульләрнең 48 мең сумга кадәр пенсия алу мөмкинлеге турында сөйләде

Икътисадчы үзмәшгульләрнең 48 мең сумга кадәр пенсия алу мөмкинлеге турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Үзмәшгуль гражданнар, билгеле бер шартларны үтәгән очракта, максималь 48 мең сум күләмендәге пенсиягә дәгъва итә алалар. Бу хакта икътисадчы Денис Миролюбов хәбәр итте, аның сүзләрен «Абзац» китерә.

Социаль фонд үзмәшгульләрне ике категориягә бүлә: индивидуаль эшкуарлар һәм һөнәри керемгә салым түләүчеләр, алар өчен төрле салым статусы һәм взнослар түләү тәртибе каралган.

Миролюбов аңлатканча, индивидуаль эшкуарларлардан аермалы буларак, үзмәшгульләр Социаль фондка взносларны бары тик үз теләкләре белән генә күчерә алалар. Әгәр взнослар түләнмәсә, аларның иминият пенсиясенә хокукы тумый, һәм пенсия балллары исәпләнми.

Бу очракта кеше бары тик социаль картлык пенсиясенә генә өмет итә ала, ул төбәк өстәмәсе белән бергә якынча 9 мең сум тәшкил итә, чөнки пенсия яшәү минимумыннан түбән була алмый.

Эксперт ачыклаганча, 48 мең сумлык максималь пенсия алу өчен үзмәшгульгә 35 ел дәвамында үз теләге белән взнослар түләргә кирәк. Күчерелгән акчаның гомуми суммасы якынча 16,5 миллион сум тәшкил итәргә тиеш, бу максималь еллык взносның 473 мең сум (яки айга 39 494 сум) булуын күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot