Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы Үзәк банк утырышыннан соң кертемнәргә ставкалар ничек үзгәрәчәген фаразлады
РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин Үзәк банк Директорлар советының иртәгә узачак утырышыннан соң төп ставканы 21 процент дәрәҗәсендә саклаячак, дип саный. Белгеч регулятор карары кертемнәр буенча ставкаларга ничек йогынты ясаячагын фаразлады.
«Төп ставканы саклап калу очрагында, кредитлар һәм кыска вакытлы кертемнәр буенча ставкалар, мөгаен, әһәмиятле үзгәрешләр кичермәячәк. Алты айдан артык вакытка салынган кертемнәр буенча ставкалар 0,5–2 процентка кимергә мөмкин«, – дип хәбәр итте Балынин «Татар-информ»га.
Депозитлар буенча ставкаларның кимү тенденциясе булуга карамастан, икътисадчы акчаларны банк кертемнәрендә сакларга киңәш итә. Бу финанс инструменты акчаны инфляциядән ике тапкыр яклый, дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз