Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы: Үзәк банк төп ставканы 17 процент дәрәҗәсендә саклап калачак
Россия банкы 24 октябрьдә узачак утырышта төп ставканы 17 процент дәрәҗәсендә саклап калачак. «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә мондый фараз белән икътисадчы, Яңа җәмгыять институтының Сәяси-икътисади тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Василий Колташов бүлешкән.
Агентлык әңгәмәдәше аңлатканча, регулятор мондый карарны товарларга бәяләр, шулай ук тарифлар артуны исәпкә алып кабул итәчәк.
«Кредитлар әлегә арзанаймаячак. Үзәк банк әлегә төп ставканы киметмәячәк. Киләсе утырышта аны үзгәрешсез калдырачаклар», - диде икътисадчы.
Шул ук вакытта ул Үзәк банкның алдагы утырышларда да төп ставканы киметүе икеле, дип фаразлады.
«Алга таба вазгыятьне бәяләячәкләр. Төп ставканы бик нык киметмәсләр, дип уйлыйм. Ул хәзерге дәрәҗәдә калачак», - дип йомгаклады сүзен Колташов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз