Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы уртача пенсия алу өчен күпме акча эшләргә кирәклеген аңлатты

23 175 сум күләмендә уртача пенсия алу өчен аена ким дигәндә 55 180 сум акча эшләргә кирәк. Бу хакта икътисадчы, «Купец CRM» сервисы директоры Анна Анисимова сөйләде, дип хәбәр итә басма News.ru.
Уртача пенсия алу өчен якынча 97,9 пенсия баллы җыярга кирәк. Алар билгеләнгән түләүне алганнан соң калган сумманың бер өлешен (8907,70 сум) капларга тиеш. 2025 елда бер балл 145,69 сум тора.
Димәк, ел саен якынча 2,4 – 2,6 пенсия баллы җыярга кирәк. Елына 2,4 балл өчен НДФЛ чигергәнче аена якынча 55 180 сум алырга кирәк, ә 2,6 өчен – якынча 59 778 сум, дип аңлатты белгеч.
«Бу эш рәсми, тәнәфесләрсез, тулы взнослар белән булу шарты белән. Хезмәт хакының теләсә нинди кимүе яки стаждагы тәнәфесләр баллар санын киметә», - дип ассызыклады Анисимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз