news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчы унөченче хезмәт хакының куркыныч булуы турында сөйләде

Икътисадчы унөченче хезмәт хакының куркыныч булуы турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ»

Мәҗбүри унөченче хезмәт хакы Россия икътисадына күп файда китермәячәк, дип белдерде икътисадчы Светлана Петрова 360.ru порталына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, шунысын да истә тотарга кирәк: унөченче эш хакына хезмәткә түләүгә унөченче салымнар да теркәләчәк һәм эш бирүчеләрнең бу чыгымнарны үзләренең продукциясе бәясенә кушуы бик тә ихтимал.

«Ягъни бәяләр өстәмә хезмәт хакы белән бергә артачак кына һәм бу инфляцияне тагын да көчәйтәчәк», - дип аңлатты ул.

Петрова фикеренчә, эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр өчен кызыксындыру алымнары болай да җитәрлек һәм компания хезмәткәрне саклап калу ысулын бик җиңел таба ала.

Әгәр хезмәткәр эленке-салынкы йөрсә, унөченче хезмәт хакы гына аңа яхшырак эшләргә этәргеч бирмәячәк, дип сүзен төгәлләде икътисадчы.

Элегрәк «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе рәисе Сергей Миронов Яңа ел алдыннан Хезмәт кодексында унөченче хезмәт хакын мәҗбүри түләү турындагы норманы беркетергә чакырган иде. Аның фикеренчә, әлеге алым хезмәткәрләрнең мотивациясен арттырачак, бу исә кадрларга кытлык шартларында аеруча актуаль.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100