Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы Щербаченко март аена бензин бәяләрен фаразлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мартта Россия ягулык салу станцияләрендә бензинга бәяләр арту көтелә. АИ-92 маркалы бензинның бер литры уртача 15-45 тиенгә кыйммәтләнә – 55,8-56,1 сум була. АИ-95 маркалы бензин бәясе исә 13-53 тиенгә арта – аның бәясе якынча 60,9-61,3 сумны тәшкил итәчәк. «Газета.ру»га мондый фикерне РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко белдерде.
Икътисадчы билгеләп үткәнчә, узган атнада Россиянең күпчелек төбәкләрендәге ягулык салу станцияләрендә бәяләр бераз арткан. 4-10 февральдә бензинның уртача ваклап сату бәяләре 4 тиенгә – бер литры өчен 58,81 сумга кадәр кыйммәтләнгән.
Щербаченко аңлатканча, бензин бәяләре салымнарга, күпләп сату бәяләре тирбәлешенә, нефть чыгаруның үзкыйммәтенә, эшкәртү, транспортировкалау һәм ягулык салу станцияләрен тоту бәяләренә һәм башка факторларга бәйле. Ул шулай ук АКШ күптән түгел Россия энергетика секторына карата масштаблы санкцияләр кертте, алар берничә зур нефть компаниясенә кагылды, дип искәртте.
Эксперт билгеләп үткәнчә, 2025 елда бензин бәясенә акцизлар арту, шулай ук санкцияләр аркасында нефть компанияләренең нефть эшкәртү заводларын ремонтлауга чыгымнары арту тәэсир итәчәк.
«Әмма Монополиягә каршы федераль хезмәт чәчү сезоны башланыр алдыннан ягулыкка бәяләрне тотрыкландыру өчен бензин экспортын тыю мәсьәләсен карый. Дәүләт безнең базарга ярдәм итү чараларын булдырачак, шулай ук мартта бәяләрне тотрыкландыру өчен бензин экспортын тыю турында карар кабул итәргә мөмкин. Бу очракта бензин бәяләре тотрыкланырга мөмкин», - дип йомгаклады икътисадчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз