news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрьдә кемнәрнең пенсиясе артачагы билгеле

Сентябрьдә кемнәрнең пенсиясе артачагы билгеле
Фото: © «Татар-информ»

1 сентябрьдән пенсионерларның берничә категориясен традицион индексация көтә, дип белдерде РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты «Кеше ресурслары белән идарә итү» База кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Августта 80 яше тулачак кешеләрнең пенсиясе күтәрелер дип көтелә. Аларның иминият пенсиясенә (8134 сум 88 тиен) фиксацияләнгән түләүне ике тапкыр арттырачаклар. Ул 16 269 сум 76 тиен тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, әле яңа гына беренче төркем инвалидлык алучыларның яки Россия Социаль фондыннан ниндидер нигезләр буенча пенсияне яңадан исәпләүне сораган кешеләрнең дә пенсиясе артыр дип көтелә.

Пенсия артканын көтү өчен тагын бер сәбәп – 1 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан федераль түләүләр юк, әмма төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә ул булырга мөмкин. Ярдәмнең күләмен һәм масштабын төбәкләр үзләре билгели. Пенсионерлар түләүләрне, булган очракта, сентябрьдә алачак, дип сүзен төгәлләде Иванова-Швец.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100