Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы Россиягә ни өчен әлегә дүрт көнлек эш атнасына күчәргә иртәрәк булуын әйтте
Россия дүрт көнлек эш атнасына күчәргә әзер түгел, Польшада моны 30 июньнән тәҗрибә рәвешендә кертәчәкләр. Икътисадчы Николай Кульбака «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.
«Асылда, икътисадчылар бу җитештерү күләмнәрен югалтуга китермәячәк, дип күптәннән әйтеп килә. Эш башыннан түләнә торган эш турында сүз бармаган очракта. Дөрес, Россия өчен бу хәзер актуаль түгел, чөнки хезмәт җитештерүчәнлеге буенча Россия Польшадан калыша. Безгә иң элек башка, актуальрәк проблемаларны хәл итәргә кирәк», - дип саный эксперт.
Дүрт көнлек эш атнасы кертүнең өстенлекләре арасында Кульбака офиска йөкләнешнең кимүен һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудыруны атады. Тәҗрибә сыйфатында эшләре атнасына 40 сәгать белән генә чикләнмәгән хезмәткәрләр өчен офиста эшләү вакытын киметергә мөмкин.
Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Польшаның Гаилә, хезмәт һәм социаль сәясәт эшләре министрлыгы 30 июньнән эш вакытын атнасына биш көннән дүрт көнгә кадәр киметү буенча сынау программасын гамәлгә ашыра башлый. Шул ук вакытта, хезмәт хакы элеккечә калачак, ә эш урыннары кимемәячәк, диелә.
Элегрәк Токиода демографик кризиска каршы көрәшү өчен дүрт көнлек эш атнасы кертергә ниятләгәннәр иде.
4 Day Week Global компаниясенең халыкара тикшеренүе дүрт көнлек эш атнасының биш көнлектән нәтиҗәлерәк булуын күрсәткән. Тәҗрибәдә катнашкан компанияләрнең кереме 38процентка арткан, ә хезмәткәрләр физик һәм психик сәламәтлекләренең яхшыруы турында хәбәр иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз