Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы Россиядә кадрлар кытлыгы тагын 3-4 ел дәвамында сакланачак, дип фаразлый
Россиядә кадрлар кытлыгы тагын өч-дүрт ел дәвамында сакланачак. Бу хакта Россиянең элеккеге финанс министры, икътисадчы Михаил Задорнов белдерде, дип яза «РИА Новости».
Аның фаразлавынча, бу чорда хезмәт хаклары үсеше дәвам итәчәк.
Демографик факторлар аркасында алдагы елларда белгечләр кытлыгы проблемасын хәл итеп булмаячак, ди ул.
Задорнов сүзләренчә, хезмәт базарындагы ихтыяҗның шактый өлешен миграция агымы хәл итәчәк: законнар катгыйлануга карамастан, рубльнең тотрыклы булуы чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итә.
Икътисадчы 2029 елга кадәр төп бурыч пенсиягә чыгучы гражданнар бушатачак эш урыннарын тутыру булачак, дип өстәде. Шул ук вакытта югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган яңа җитештерү объектларын эшләтеп җибәрү өчен вакыт кирәк, бу да хезмәт базарындагы вазгыятькә йогынты ясый.
Шуңа бәйле рәвештә Задорнов берничә ел дәвамында хезмәт хакларының динамик үсеше саклап калынуын фаразлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз