news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчы Россия туристларына валютаны 5 декабрьгә кадәр сатып алырга киңәш итте

Яңа ел бәйрәмендә чит илгә сәяхәт итәргә ниятләгән россиялеләргә валютаны 5 декабрьгә кадәр сатып алырга кирәк, дип киңәш итте икътисад фәннәре кандидаты Владимир Григорьев Sputnik радиосына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

5 декабрьдән Россиянең нефть тармагына карата яңа чикләү үз көченә керер дип көтелә. Биредә Россия чит илләргә сата торган нефть бәясе хакында сүз бара. Бу чара ил икътисады өчен мөһим өлкәгә кагыла һәм ул Россия валютасы курсында чагылыш табарга мөмкин, дип саный Григорьев.

«Әгәр Европа берлегенең нефть санкцияләре үз көченә керсә, доллар бәясе арта башлаячак. Бездә шундый закончалык хөкем сөрә: Россиягә карата ниндидер чикләүләр яки санкцияләр кертелсә, милли валюта көчсезләнә», - дип искәртте ул.

Яңа ел бәйрәмендә чит илгә сәяхәт кылырга ниятләгән Россия туристларына, алдатмас һәм отышлы шартларда сатып алу өчен, чит ил валютасын юнәтү хәстәрен алдан ук кайгыртырга кирәк, дип саный икътисадчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100