Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы Разуваев сентябрьдә төп ставканың 16 процентка кадәр кимиячәген фаразлады
12 сентябрьдә узачак РФ Үзәк банкы Директорлар советы утырышында төп ставканы 16 процентка кадәр төшерәчәкләр, ә 2025 ел ахырына ул 14-15 процент тәшкил итәр дип көтелә. Финанс аналитиклары һәм риск- менеджерлар гильдиясенең күзәтүчеләр советы әгъзасы Александр Разуваев «Татар-информ» агентлыгына шундый фаразын җиткерде.
«Үзәк банк алдагы утырышта ставканы 200 базис пунктына төшерергә мөмкин. Минемчә, 2025 ел ахырына төп ставка 15 процент тәшкил итәчәк, ә кайбер топ-менеджерлар аның 14 процентка кадәр төшүен көтә. Ләкин, миңа калса, алар бераз арттыра, чөнки Россия компанияләре өчен «ачкыч» никадәр түбәнрәк булса, шулкадәр яхшырак, чөнки төп ставканың кимүе фонд базарына ярдәм итәчәк һәм рубльне көчсезләндерәчәк», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Ә 2026 елда икътисадчы ставка 11-12 процент дәрәҗәсендә булыр дип көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз