news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчы популяр азык-төлек продуктларына бәяләр үзгәреше турында сөйләде

Икътисадчы популяр азык-төлек продуктларына бәяләр үзгәреше турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары, икътисад фәннәре докторы Леонид Холод «Татар-информ»га популяр азык-төлек продуктларының бәяләре якын арада ничек үзгәрәчәге турында сөйләде.

«Иртә өлгерә торган яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бәяләрнең сезонлы кимүе көтелә, ләкин бу базарның бер өлеше генә. Мәсәлән, иртә өлгерә торган кишер, соң өлгерә торган кишер, узган елгы уңыш бар. Сезонлы иртә өлгерә торган яшелчә һәм җиләк-җимешләр башта бик кыйммәт булачак, аннары кинәт арзанаячак. Иске уңыш продукциясенә бәяләр хәзерге вакытта иң югары ноктада, ә алга таба алар кимиячәк, чөнки яңа продукция кебек көндәш барлыкка киләчәк», – дип хәбәр итте Холод.

Кош итенә бәяләр тотрыклы булачак һәм инфляция чикләрендә генә үзгәрәчәк. Ярмалар һәм тавык йомыркасы буенча вазгыять, әгәр шау-шу булмаса, тотрыклы булыр дип көтелә.

«Сыер ите бәясе акрынлап арта, ләкин ул бик үк сатып алынмый торган продуктка әйләнде, чөнки ул бик кыйммәт. Дуңгыз ите бәясендә исә баланс саклана. Ак май һәм сөт – бу продуктларга бәяләр җитештерү күләменә бәйле, ә ул бездә җитәрлек түгел», - дип сөйләде эксперт.

Татарстанда сыер ите килограммы өчен уртача 590 сум тора, дуңгыз ите – килограммы өчен 340 сум, тавык ите – килограммы өчен 200 сумга якын. Пастеризацияләнгән сөтнең бер литры 87 сум, ун тавык йомыркасы уртача 95 сум тора. Бер килограмм бәрәңгене уртача 60 сумнан, кишерне 40 сумнан, кыярны 200 сумнан, ә помидорны 250 сумнан сатып алырга мөмкин. 17 мартка булган мәгълүматларны «Татарстанстат» китерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100