Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы пенсиянең югалган өлешен ничек алырга икәнен аңлатты
Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова пенсия исәпләүдәге хаталарны ничек вакытында белергә һәм төзәтергә кирәклеге турында сөйләде. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.
Беренчедән, исәпкә алынмаган иминият стажы яки аның 2015 елга кадәрге аерым чорлары пенсиянең бер өлеше югалуга китерергә мөмкин. Иминият булмаган стажга эш бирүче иминият взносларын түләмәгән, әмма закон буенча хезмәткәр пенсия коэффициентларын алырга хокуклы булган чорлар керә.
Исәпкә алынмаган стаж күбесенчә совет һәм иртә советлардан соңгы чорда (1991-2002 еллар) эшләү белән бәйле, дип раслый белгеч.
Сүз, аерым алганда, ата-аналарның берсенең һәр баланы яшь ярымга җиткәнче каравы (коэффициентлар исәпләгәндә иң күбе дүрт баланың булуы исәпкә алына), чакырылыш буенча хезмәт итү, беренче төркем инвалидны, инвалид баланы яки 80 яшькә җиткән затны карау, нигезсез рәвештә җинаять җаваплылыгына тартылган һәм соңыннан акланган затларны вазифасыннан (эшеннән) вакытлыча читләштерү һ.б. турында бара.
Икенчедән, элегрәк Россия Социаль фондына (РФ Пенсия фонды) тапшырылмаган, әмма 2002 елның 1 гыйнварына кадәр иминият стажы яки керем күләме булуын раслый торган документлар барлыкка килергә мөмкин.
Өченчедән, пенсионерның иждивенецлары барлыкка килүе ихтимал. Әйтик, әгәр ул оныгын уллыкка алса, аңа пенсиясенең арттырылган фиксацияләнгән өлеше тиеш. Өстәмә түләү күләме һәр иждивенец (әмма өчтән дә артыграк түгел) өчен пенсиянең теркәлгән өлешенең өчтән берен тәшкил итә.
Дүртенчедән, Ерак Төньяк районнарында яки аларга тиңләштерелгән районнарда, шулай ук авыл җирендә эшләү вакыты исәпкә алынмаска мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз