news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчы Миңнехановның балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека кертү идеясен бәяләде

Төп ставка югары булганда, дәүләт балалы гаиләләргә торак мәсьәләсендә бар көченә ярдәм итәргә тырыша. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов идеясен шәрехләп, «Татар-информ»га Финанс аналитиклары һәм риск-менеджерлар гильдиясе советының күзәтчелек советы әгъзасы Александр Разуваев әйтте.

Алдарак Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен киңәйтү идеясен хуплаган иде.

«Әлегә төп ставка 21 процент булганда, әлбәттә, акча бик кыйммәт. Әмма социаль юнәлешне һәм демографияне беркем дә бетермәде. Миңнехановның тәкъдиме һәм Путинның аны хуплавы – дәүләтнең социаль юнәлешкә табигый мөнәсәбәте, бу дөрес эш», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, бу карардан зур нәтиҗә көтелә һәм программага ихтыяҗ югары булачак.

Шулай ук икътисадчы, Миңнеханов тәкъдим иткән ташламалы ипотека программасы төп ставка кимегәч тә калачак һәм аңа ихтыяҗ булачак, дип фаразлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100