news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчы май аенда Җиңүнең 80 еллыгына түләүләр алачак гражданнар категориясен атады

2025 елның маенда россиялеләрнең аерым категорияләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Бу хакта «Аргументы һәм факты» РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, бу - Россия Президенты Владимир Путин инициативасы һәм өстәмә характерда.

Түләү суммасы, алучының категориясенә карап, 80 яки 55 мең сум тәшкил итәчәк.

80 мең сум күләмендә түләүгә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, Финляндия, Бөек Ватан сугышы һәм Япония белән сугышта катнашкан һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары һәм тол ирләре, үлгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларның тол хатыннары һәм тол ирләре исәп тотарга мөмкин.

Вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрдә үткәргән вакыттан тыш, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорда тылда кимендә алты ай хезмәт иткән кешеләр, сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен совет орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән затлар, нацист концлагерьлары, төрмәләре һәм геттоларының элеккеге балигъ булган тоткыннары 55 мең сум алачак.

Балынин ачыклык керткәнчә, түләү алу өчен гариза бирү таләп ителми - акча автомат рәвештә күчереләчәк. Ул шулай ук гражданнарны вазгыятьтән файдаланырга тырышырга мөмкин булган мошенниклар гамәлләреннән кисәтте. Эксперт ассызыклаганча, бернинди сылтау белән «Дәүләт хезмәтләре»ндә шәхси кабинетлардан кодларны яки парольләрне хәбәр итәргә ярамый, һәм шикле шалтыратулар очрагында кичекмәстән сөйләшүне туктату дөрес карар булачак.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100