Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Икътисадчы Кыш Бабайның пенсиясе күләмен фаразлады
Кыш Бабайның пенсиясе, аның хезмәт стажын һәм яшәү буенча теркәлү урынын исәпкә алып, якынча ун мең сум тәшкил итә ала. Бу хакта «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
Кыш Бабайның даими яшәү урыны итеп Вологда өлкәсен алсаң, шундый сумма килеп чыгачак, дип аңлатты ул. Тагын бер фактор - Кыш Бабайның стажы шактый зур, ул 1937 елдан, СССРда кабат Яңа елны рәсми рәвештә бәйрәм итә башлаган вакыттан санала.
«Әмма стажны исәпкә алуга карамастан Кыш Бабайның пенсиясе 10 мең сумнан аз гына артыграк тәшкил итә», - диде икътисадчы.
Шулай ук Кыш Бабай эшләүче пенсионерлар категориясенә эләгә, шуңа күрә аңа түләүләрне индексацияләү һәм яшәү минимумына кадәр өстәмә түләү тиеш түгел, диде Гиринский.
Ул оныгы Кар кызы өчен (18 яшь тулмаса) бердәнбер өстәмәгә дәгъва итә ала, дип өстәде эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз